Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиялеләргә коронавирус аркасында Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә үткәрергә киңәш иттеләр
Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы сүзләренчә, бер илнең чиге аша үткәндә икенче илдә карантинга эләгү куркынычы бар.
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова ил халкына Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә билгеләп үтәргә киңәш итте. «Россия-1» каналында «Вести» программасына биргән интервьюсында ул шулай дип белдерде.
«Яңа ел бәйрәмнәрен өйдә, әгәр яраштыру мөмкинлеге бар икән, өйдә һәм саф һавада үткәрергә киңәш итәм», - дип искәртте федераль хезмәт башлыгы.
Дачага, шәһәр читенә бару мөмкинлеге булса, тагын да яхшы. Попова сүзләренчә, бер илнең чиге аша үткәндә икенче илдә карантинга эләгү куркынычы бар.
Медицина фәннәре докторы, вирусолог Анатолий Альтштейн Россиядә яңа коронавирус инфекциясе буенча платоның күпме дәвам итәчәге хакында белдергән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз