Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә опекуннар һәм попечительләр пособиене дистанцион рәвештә рәсмиләштерә алачак
2021 елда законлы вәкилләр аларның статусын раслый торган документлар тәкъдим итмәячәк.
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә опекуннар һәм попечительләргә пособие һәм ташламалар рәсмиләштерү процедурасын гадиләштерделәр. 2021 елдан алар моны дистанцион рәвештә эшли алачак. Шул хактагы карарны Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин имзалаган.
Киләсе елдан законлы вәкилләр аларның статусын раслый торган документлар тәкъдим итмәячәк. Ташлама һәм пособиеләрне дистанцион рәвештә – дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштереп булачак. Дәүләт органнары әлеге мәгълүматларны Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмати системасы аша үзләре алачак. Быелның ахырына кадәр Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмати системасында опекуннар, попечительләр һәм ата-аналар турындагы бөтен мәгълүматларны җыячаклар.
«Мәгълүмати система операторы, ведомствоара электрон бәйләнеш бердәм системасын кулланып, социаль яклау (ярдәм), социаль хезмәтләр алу хокукына ия затларның законлы вәкилләре турында мәгълүматлар банкында булган белешмәләр бирүне тәэмин итә», - диелә карар текстында.
Моннан тыш, мәгълүматны системага кертү вәкилләре шулар исеменнән эш итә торган кешеләрне якларга мөмкинлек бирәчәк. Әйтик, торак сатып алганда дәүләт мәгълүмати системасында законлы вәкил турындагы мәгълүматларны тикшереп булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз