news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Октябрь аенда Чирмешән районында бер генә бала туган

Агымдагы елның ун аенда туган балалар саны узган елныкы белән чагыштырганда утызга кимрәк.

Октябрь аенда Чирмешән районында бер генә бала туган
http://nashcheremshan.ru/

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Көзнең икенче аенда Чирмешән районында бары бер генә бала туган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.

Агымдагы елның ун аенда ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 52 бала туу турында таныклык тапшырган. Узган елның шул ук чорында 82 сабый дөньяга килгән, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot