news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Татарстанда кайсы очракта гомуми чикләүләр кертеләчәге хакында сөйләде

Республика Хөкүмәте йортында видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә узды.

Миңнеханов Татарстанда кайсы очракта гомуми чикләүләр кертеләчәге хакында сөйләде
tatarstan.ru

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада кайсы очракта гомуми чикләүләр кертелү ихтималы хакында сөйләде. ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә ул шул хакта хәбәр итте.

Мәскәү (биредә чикләү режимын катгыйландырырга ниятлиләр) темасына кагылып, Миңнеханов Татарстанда әлегә мондый чаралар кертү күздә тотылмавын билгеләп үтте. Әмма республикада яшәүчеләр коронавируска каршы чараларны үтәмәсә, җитәкчелекнең гомуми чикләүләр кертүдән башка вариантлары калмаячак, дип өстәде ул.

«Мәскәүдә гомуми чикләүләр кертергә ниятлиләр. Күргәнебезчә, республикада вазгыять контрольдә. Бездә андый планнар юк. Әмма коронавируска каршы чараларны үтәмәсәк, әлбәттә, башка төрле карарларның булуы мөмкин түгел», - дип искәртте ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100