news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә «Игелекле күршеләр» җирлекара концертлар проектын тормышка ашыру дәвам итә

13 ноябрь көнне Казанка авылы тамашачысы алдында Күтәмә авыл җирлеге артистлары чыгыш ясаячак.

Чирмешәндә «Игелекле күршеләр» җирлекара концертлар проектын тормышка ашыру дәвам итә
https://cheremshan.tatarstan.ru/

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Чирмешән районында «Игелекле күршеләр» дигән җирлекара концертлар проектын тормышка ашыру дәвам итә. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 ноябрь көнне Светлогорскийда яшәүчеләр өчен Әккәрәй һәм Ивашкино авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре үз талантларын күрсәттеләр. 

Проект декабрь ахырына кадәр дәвам итәчәк. Киләсе атнада, 13 ноябрь көнне Казанка авылы тамашачысын Күтәмә авыл җирлеге артистлары сөендерәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100