news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта «Өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе»нең яңа сезоны башланды

Оештырылган дәреснең төп бурычы — аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы социаль хезмәткәрләрне һәм туганнарын техник тернәкләндерү чараларын дөрес файдаланырга өйрәтү.

Балтачта «Өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе»нең яңа сезоны башланды
https://baltasi.tatarstan.ru/

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Агымдагы елның 5 ноябрендә «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны карау мәктәбе»нең яңа төркеме белән дәресләр башланды. Бу хакта районның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оештырылган дәреснең төп бурычы — аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы социаль хезмәткәрләрне һәм туганнарын тростьларны, коляскаларны һәм башка техник тернәкләндерү чараларын дөрес файдаланырга өйрәтү.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе медицина хезмәткәре Гөлшат Абдуллина һәм озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү белгече Зилә Хәбибуллина «кеше функциясен саклап калу максатыннан куркынычсыз һәм уңайлы тирәлек оештыру» дигән темага дәрес үткәрделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100