news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ютазы районы электрчылары һөнәри осталыкта көч сынашты

Бәйгенең теоретик өлешендә үз һөнәрләре буенча сорауларга җавап тоткан электрчылар, аннары электр тогына тотылган кешегә беренче ярдәм күрсәтте.

(Ютазы, 7 ноябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы"). Ютазы районы Урыссуның электр-механика заводында район сәнәгать предприятиеләрендә эшләүче электрчылары арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” бәйгесе узды, дип яза җирле басма.

Ярышта сигез һөнәрман катнашты. Компетентлы жюри алдында алар чын мәгънәсендә имтихан тоттылар. Бәйгенең теоретик өлешендә үз һөнәрләре буенча сорауларга җавап тоткан электрчылар, икенче эш итеп электр тогына тотылган кешегә беренче ярдәм күрсәттеләр. Аннан соң алар электр детальләре җыюда көч сынаштылар

news_right_1
news_right_2
news_bot