news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия кулланучылар күзәтчелегенең мәктәптә ашау мәсьәләсе буенча "кайнар линия"се ачыла

Укыту шартлары, шул исәптән мәктәптә ашату мәсьәләсенең ничек оештырылганлыгын контрольдә тоту күзәтчелек идарәсенең төп функцияләренең берсе.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). 7-17 ноябрь көннәрендә Татарстан буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсе мәктәптә ашау мәсьәләсе буенча "кайнар линия" ача. Бу хакта күзәтчелек идарәсе хәбәр итә.

Укыту шартлары, шул исәптән мәктәптә ашату мәсьәләсенең ничек оештырылганлыгын контрольдә тоту күзәтчелек идарәсенең төп функцияләренең берсе булуын ведомствода искәртәләр.

"Кайнар линия"гә 273-15-83 номеры аша шалтыратырга була.

news_right_1
news_right_2
news_bot