news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эчке эшләр министрлыгы балаларның чит илгә чыгу кагыйдәләренә үзгәрешләрне раслады

Хәзер баланың әтисе яки әнисе чит илгә чыгуны чикләүнең кайчан башлануын һәм төгәлләнүен күрсәтә ала.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россия Эчке эшләр министрлыгы ата-аналарның берсе үз баласына илдән китәргә рөхсәт бирмәгән очракта гариза тапшыру һәм исәпкә алуның яңа тәртибен раслады. Бу хакта «Российская газета» яза.

Хәзер баланың әтисе яки әнисе чит илгә чыгуны чикләүнең кайчан башлануын һәм төгәлләнүен күрсәтә ала. Шулай ук яңа кагыйдәләр буенча конкрет илләрне дә күрсәтергә мөмкин.

Яңа документ балигъ булмаган баланың чит илгә чыгуына риза булмавы турындагы гаризаның бәяләмәсен дә регламентлаштыра. Моның өчен гариза белән Эчке эшләр министрлыгының территориаль органына яки моннан алдагы гариза тапшырылган башка инстанциягә килергә кирәк.

Гаризаларны исәпкә алуга килгәндә, монда да үзгәрешләр бар. Аерым алганда, гаризаны кабул итүче вазифаи зат хәзер гариза бирүче үз имзасын куйган урында, гражданинның моны ни өчен эшли алмау сәбәбен (гадәттә, бу физик кимчелек була – ред. иск.) күрсәтеп, сызык сызарга тиеш. Иң мөһиме, мондый гаризаны кабул итәргә тиешләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100