«Ярдәм» фонды «Тормыш юлы» акциясен яңадан башлап җибәрде

Акция кысаларында социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ай саен азык-төлек җыелмалары таратылачак. Әлеге проект Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Октябрь башыннан «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды «Тормыш юлы» социаль акциясен яңадан башлап җибәрде. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Акция кысаларында социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә ай саен азык-төлек җыелмалары таратылачак. Әлеге проект Президент грантлары фонды ярдәме белән тормышка ашырыла.

Билгеле булганча, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды, апрель башында, үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәч, Казанда «Тормыш юлы» социаль акциясен башлап җибәргән иде. Әлеге акция кысаларында йөзләгән казанлы, чит илләрдән килеп укучы дистәләгән студент көн саен ланч-боксларда бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителде. 

Баштарак «Тормыш юлы» акциясен коронавирус пандемиясе вакытында гына үткәрү күздә тотылган иде. Чикләү чараларын бетергәннән соң, акция төгәлләнергә тиеш иде. Әмма ярдәмгә мохтаҗларның саны кимемәве ачыклангач, вакытлыча дип саналган акция Фондның даими рәвештә тормышка ашырыла торган проектына әверелде.

Шулай итеп, Президент грантлары фонды хисабына 320 гаилә (мохтаҗлар, аз керемлеләр, физик мөмкинлекләре чиклеләр) ай саен азык-төлек җыелмалары белән тәэмин ителәчәк. Ә 200 гаиләгә битараф булмаган кешеләр ярдәме белән азык-төлек җыелмалары таратылачак.

Моннан тыш, «Ярдәм» фонды көн саен аз керемле һәм билгеле бер яшәү урыны булмаган кешеләрне кайнар аш белән тәэмин итә, аларга фонд хезмәткәрләре һәм волонтерлар ланч-бокслар тарата. Әлеге чаралар бу затларның авыр хәлен җиңеләйтергә һәм пандемия вакытында аларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

«Тормыш юлы» акциясендә һәрбер кеше катнаша ала.

Шулай ук 7715 номерына, НУР сүзен язып, смс юлларга мөмкин (50 сумнан башлап).