news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында ТАССРның 100 еллыгында йөзенче булып туган баланы теркәделәр

Яшь гаиләне район башлыгы котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Питрәч районында ТАССРның 100 еллыгында йөзенче булып туган баланы теркәделәр
http://pestrecy-rt.ru/

(Питрәч, 7 октябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Гөлшат Куделькина). Питрәч районы ЗАГС бүлегендә ТАССРның 100 еллыгында йөзенче булып туган баланы теркәделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәхетле яшь гаилә — Ивановлар (аларга 22 яшь) Питрәч районы ЗАГС бүлегенә үзләренең беренче баласын Родионны тантаналы рәвештә теркәү өчен чакырылды.

Яшь гаилә Күн авылында яши. Алар бу елның җәендә өйләнешкән. Аларның беренче балалары акт язмасында йөзенче булып теркәлгән. Бу гадәти булмаган вакыйга белән баланың  ата-анасын район башлыгы котлады.

Тантаналы шартларда район башлыгы Илһам Кашапов аларга туу турында таныклык, бүләкләр һәм «ТАССРның 100 еллыгы» истәлек билгесен тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100