«Мин — җиңүче оныгы» бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булды

«Мин — җиңүче оныгы» бәйгесен «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы «Салават күпере» журналы һәм «Казан» милли-мәдәни үзәгенең Бакый Урманче музее оештырды.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Бүген Казанда рәссам Бакый Урманче музеенда «Мин — җиңүче оныгы» бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Җиңүчеләргә — Актаныштан Айтуган Гаяновка, Казаннан Нурислам Рәхимовка һәм Гөлүсә Нәбиуллинага — диплом һәм рәсем ясау өчен кирәк-яраклар җыелмасын бирделәр.

Бәйгене «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте филиалы «Салават күпере» журналы һәм «Казан» милли-мәдәни үзәге Бакый Урманче музее оештырды. Бәйгегә 335 хат-рәсем килгән. Конкурста катнашу өчен, балаларга Бөек Ватан сугышы ветераннары булган әби-бабайларының рәсемнәрен ясарга кирәк иде.

Бүләкләү тантанасында Бакый Урманче музее мөдире Гөлүсә Әсфәндиярова, «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова, Россиянең һәм Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Альфрид Шәймәрданов, Россиянең Рәссамнар берлеге әгъзасы Елена Острая катнашты.

«Балалар өчен бу төрдәге бәйгеләр кирәк. Мин үзем утыз яшемдә рәссам булырга тәвәкәлләдем. Кечкенә вакыттан ук бала үзенең кызыксынуларын белсә, киләчәктә профессия сайлаганда аңа җиңелрәк була. Бу бәйгенең темасы да бик мөһим. Бу тема ярдәмендә бәйге тәрбияви функциясен дә үти», — диде Альфрид Шәймәрданов.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова сүзләренчә, бу бәйгенең темасы да җиңүчеләр турында. «Әлеге теманы сайлавыбыз очраклы түгел. Быел — Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы. Иң яхшыларны сайлау авыр иде, шуңа күрә һәр җиңүчегә дә беренче урын бирергә булдык», — диде ул.

Җиңүчеләр арасында җиде яшьлек Гөлүсә Нәбиуллина да бар. Ул бәйге өчен, үзенең карт бабасының рәсемен ясаган. «Без „Салават күпере“ журналын өйгә яздырабыз. Шушы бәйге хакында белгәч, кызыма катнашырга тәкъдим иттем. Ул ризалык белдерде. Кызым Гөлүсә үзенең карт бабасы Нурисламның рәсемен ясарга булды», — дип сөйләде җиңүченең әнисе Равилә Нәбиуллина.

Равилә ханымның бабасы Нурислам Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайта. «Бабамнарның гаиләсеннән сугышка өч кеше — Нурислам бабамның әтисе, энекәше һәм бабам үзе — киткән. Әмма бабама гына өйгә кайту насыйп була. Ул каты яраланган. 1996 елда Нурислам бабабыз үлә», — диде җиңүче кызның әнисе.

Бүләкләү тантанасы тәмамлангач, чарада катнашучылар өчен Бакый Урманче музее буйлап экскурсия оештырылды. Шулай ук чарада музыкантлар чыгышы да булды.