news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чистайда битлек рейдлары башланды

Хезмәт күрсәтүче персонал, шул исәптән автобус, такси йөртүчеләр, сатучылар клиентларга бары тик шәхси саклану чараларында - битлекләрдә һәм перчаткаларда гына хезмәт күрсәтергә тиеш. Сатып алучылар битлек кияргә тиеш.

Чистайда битлек рейдлары башланды
«Чистопольские известия» газетасы

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Чистайда битлек рейдлары яңартылды — кибетләрдә, предприятиеләрдә һәм башка җәмәгать урыннарында шәхси саклау чаралары белән килүчеләр генә түгел, персонал да файдаланырга тиешләр. Шулай ук һәрвакыт антисептиклар запасы булырга һәм социаль дистанция үтәлергә тиеш. Рейдлар нәтиҗәләре буенча хокук бозулар ачыкланган инде. Бу хакта «Чистопольские известия» газетасы яза.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча идарәсе матбугат хезмәтендә яңа чикләүләр юк, дип шәрехләделәр. Хезмәт күрсәтүче персонал, шул исәптән автобус, такси йөртүчеләр, сатучылар клиентларга бары тик шәхси саклану чараларында — битлекләрдә һәм перчаткаларда гына хезмәт күрсәтергә тиеш. Сатып алучылар битлекләрдә булырга тиеш. Шул ук вакытта саклану чаралары сулыш органнарын капларга тиеш.

Роспотребнадзорның Чистай идарәсе җитәкчесе Флюра Хәйруллина сүзләренчә, ковидка каршы режимны бозган өчен административ җаваплылыкка азык-төлек кибетләре, кунакханә, сәнәгать предприятиесе, җәмәгать туклануы урыннары җәлеп ителгән. Штрафларның гомуми суммасы 175 мең сум тәшкил иткән.

 «Хөрмәтле Чистайда яшәүчеләр, вирус бетмәде, моннан тыш, хәзер сезонлы авыруларның арткан вакыты», — дип кисәтте Флюра Хәйруллина.

news_right_1
news_right_2
news_bot