news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Бердәм Россия» Татарстанда укучыларны кайнар азык белән тәэмин итүне тикшерде

Татарстан укучыларын тукландыруга беренче уку яртыеллыгында 859,8 млн сум бүлеп бирелгән.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). «Бердәм Россия» Татарстанда башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итүне тикшерде, хокук бозулар ачыкланмаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына партиянең төбәк бүлегенең мәгълүмат үзәгендә хәбәр иттеләр.

Мәктәпләрдә сентябрь дәвамында күзәтчелек ведомстволарын җәлеп итеп тикшерүләр үткәрелде. Партия әгъзалары ризыкның сыйфатын, порцияләрнең күләмен, азык-төлек блогының торышын тикшерде. «Бердәм Россия”нең «Яңа мәктәп» проектының төбәк координаторы Асия Тимирясова сүзләренчә, башлангыч сыйныф укучыларын кайнар ризык белән тәэмин итү проблемалары ачыкланмаган.

Укучыларны кайнар азык белән тәэмин итү өчен беренче уку яртыеллыгында федераль һәм төбәк бюджетларыннан 859,8 млн сум бүлеп бирелгән. Мәктәптә 1-4 сыйныфтагы 210 мең укучының кайнар төшке аш ашау мөмкинлеге барлыкка килде.

Мәктәпләрдә туклану графигы балаларны ашханәдә иминлек чараларын үтәп утыртуны исәпкә алып төзелгән. Ашханәдә санитайзерлар һәм һаваны чистартучы җиһазлар куелган.

«Яңа мәктәп» проектының координаторы Россия Дәүләт Думасы депутаты Алена Аршинова сүзләренчә, кайнар туклану темасы балаларның сәламәтлегенә турыдан-туры бәйле, шуңа күрә «Бердәм Россия» нең махсус контролендә.

Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында 2020 елның 1 сентябреннән башлангыч сыйныф укучылары өчен бушлай кайнар ризык кертүне йөкләде. 1 сентябрьдән Казан мәктәпләрендә аз күләмдә ярымфабрикатлар белән яңа меню төзегәннәр. Балалар һәм ата-аналар мөрәҗәгате буенча яңартылган менюга түбәнрәк бәяле кайнар ризык (45 сум), шулай ук икенче ризык яки камыр әйбере белән беренче ашамлык кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100