news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алинә Заһитова Владимир Путинны туган көне белән котлады

18 яшьлек фигуралы шуу остасы күптән түгел үзен «Ледниковый период» тамашасының яңа сезонын алып баручы ролендә сынап карады.

Алинә Заһитова Владимир Путинны туган көне белән котлады
https://www.instagram.com/azagitova/

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Россия Президенты Владимир Путинны туган көне белән котлады. Бүген, 7 октябрьдә дәүләт башлыгына 68 яшь тулды.

18 яшьлек спортчы Инстаграм социаль челтәрендә үз битендә дәүләт башлыгы белән төшкән фотосын сториска куйган һәм «Владимир Владимирович, туган көнегез белән!» — дип язган Алинә Заһитова.

18 яшьлек фигуралы шуу остасы күптән түгел үзен «Ледниковый период» тамашасының яңа сезонын алып баручы ролендә сынап карады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100