news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр бирелде

Бүгенге көндә районда 17 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр бирелде
apastovo.ru/

(Апас, 7 октябрь, "Татар-информ", "Апастово-информ"). Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарына бүләкләр тапшырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүгенге көндә районда 17 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Өлкәннәр көне уңаеннан һәрбер ветеранга күчтәнәч пакетлар тапшырылды.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин белән берлектә Югары Балтай авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Шәүкәт Хатыйпов һәм Хәлилрахман Фәйзрахмановларның өйләрендә булып, хәлләрен белешеп, күчтәнәч пакетлар тапшырдылар.

Ветераннар әлеге кадер-хөрмәткә бик канәгать булып, изге теләкләрен, рәхмәтләрен җиткереп калдылар. 

news_right_1
news_right_2
news_bot