Рөстәм Миңнеханов: “Эчкечелек һәм тәмәке тарту күренешләренә каршы кискен көрәш алып барырга кирәк”

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда исерткеч эчемлекләр, сыра, тәмәке куллануны киметүгә һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән өстәмә чараларны тормышка ашыруга багышланган утырыш узды

(Казан, 7 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстанда исерткеч эчемлекләр, сыра, тәмәке куллануны киметүгә һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән өстәмә чараларны тормышка ашыруга багышланган утырыш узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны ТР Премьер-министры Илдар Халиков алып барды.
Җыелышта шулай ук ТР Дәүләт Советы вәкилләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башкарма комитетлары башлыклары һәм җитәкчеләре, федераль һәм республика ведомстволары, министрлыклары, Татарстан Прокуратурасы, Президент Аппараты һәм Министрлар Кабинеты җаваплы хезмәткәрләре, югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Премьер-министр утырышны ачып җибәргәндә, әлеге мәсьәләнең актуальлегенә басым ясап үтте. 2009 елның декабрендә Россия Хөкүмәте тарафыннан 2020 елга кадәр аракы куллануны киметүгә һәм халык арасында аракы куллануны кисәтүгә юнәлтелгән дәүләт сәясәтен тормышка ашыру Концепциясе раслана. “Бүгенге көндә республиканың 10 муниципаль берәмлегендә аракыны сату вакыты чикләнә. 30 районда исә аракы сату урыннары саны киметелә. Шәһәр һәм районнарда наркотикларга каршы пропаганда алып баруның, аракы куллануга каршы көрәш алып баруның уңай тәҗрибәсе бар”, - диде Илдар Халиков.
Әлеге мәсьәлә буенча төп докладны республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов ясады. Аның сүзләренә караганда, 2009 елда Россиядә бер кеше эчкән аракы күләме, 1990 ел белән чагыштырганда, 1,8 тапкырга арткан һәм 9,2 литр белән саналган. Әмма белгечләр фикеренчә, елга бер кешегә 18 литр аракы туры килә. Ел саен 23 меңнән артык кеше аракыдан агуланып үлә. Аракы эчү нәтиҗәсендә 75 меңнән артык кеше дөнья куя. Соңгы елларда Татарстанда сыраны күп эчә башладылар. Көн саен исерткеч эчемлекләрне егетләрнең 33 проценты һәм кызларның 20 проценты куллана. Сыраны даими эчүчеләр саны 76 процентка җитә. Айрат Фәррахов әйтеп үткәнчә, Россиядә һәм Татарстанда тәмәке тарту проблемасы да актуаль булып кала. Россиядә 43 миллион кеше тәмәке тарта. 10-12 яшьлек балалар да тәмәкегә тартыла. Татарстанда 51 мең кешедә тәмәке тарту белән бәйле психик тайпылышлар күзәтелә.

“Эчкечелек нәтиҗәсендә дәүләткә килгән икътисадый зыян эчке тулаем продуктының 2 проценты белән исәпләнә. Россиядә бу - 649 миллиард сум акча дигән сүз. Татарстанда икътисадый зыян 11,7 миллиард сум белән исәпләнә. Бүген ике – бюджетка кергән табыш күләмен арттыру һәм аракы куллануны киметү кебек бурычларның һәрберсен хәл итеп булмый. Аракы куллануны киметү бурычын хәл итәргә кирәк”, - диде министр.
Узган ел “Сәламәтлек” илкүләм проекты кысаларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру юнәлеше тормышка ашырыла башлый. Татарстанда 14 сәламәтлек үзәге ачыла. Анда 60 меңнән артык кеше сәламәтлеген тикшерә. Министр фикеренчә, төнлә исерткеч эчемлекләрне сатуны тыю, ял көннәрендә дә аракы сатуны чикләү, исерткеч эчемлекләрне сату урыннарын, аерым алганда, киосклар санын киметү дә бу бурычны хәл итәргә ярдәм итәчәк. “Берәмләп сатуга, спиртны җитештерүгә дәүләт монополиясен кертү дә эчкечелекне бетерергә ярдәм итәчәк. Моны тәҗрибә буларак үзләрендә Норвегия, Финляндия, АКШ илләре тормышка ашыра”, - дип ассызыклады Айрат Фәррахов.
ТР Этил спирты, алкоголь продукциясен җитештерү, әйләнеше һәм сыйфатына дәүләт контролен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко да: “Төнлә исерткеч эчемлекләр сатуны тыю җинаятьләр санын киметергә ярдәм итәчәк”, - дип әйтте.
Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров, үз чиратында, эчкечеләрне мәҗбүри дәвалау системасына кайтырга тәкъдим итте. Шулай ук әрәмтамаклыкка каршы закон чыгару кирәклеген дә ассызыклады Ришат Әбүбәкеров.
"Әйе, без бүген бу мәсьәлә буенча Хөкүмәт Карарын әзерлибез. Анда чикләүләр кертү турында да әйтеләчәк. Әмма эчкечелек проблемасын хәл итү теләге һәр кешедә үзендә булырга тиеш. Һәм көрәш мәсьәләсен бары хокук саклау органнарына гына кайтарып калдыру дөрес булмас”, - диде Илдар Халиков. Премьер-министр урамнарда, паркларда һәм бакчаларда аракы куллану күренешенә каршы көрәшергә чакырды.
Барлык чыгышлар соңында Рөстәм Миңнеханов мәсьәләнең актуальлегенә тагын бер кат басым ясап үтте. "Эчкечелек – авыру ул. Халык арасында аңлату эшләрен алып барырга кирәк. Бу эштә гаилә, мәктәпнең роле зур. Һәр ата-ана үз баласына үрнәк күрсәтергә тиеш. Бу проблемага битараф калырга ярамый. Муниципалитетларда да аерым эш алып барылырга тиеш. Һәр эштә дә тәртип булсын иде. Көрәшне без максатчан алып барырга тиеш”, - диде ул.
Президент шулай ук тәмәкегә каршы көрәш алып бару кирәклеген ассызыклады. “Төп бурычыбыз – яшьләргә дөрес ял итү формаларын күрсәтү, аларны спорт белән шөгыльләнүгә тарту”, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.