news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан төп бәйрәмен билгели башлады
Башкортстанда, Республика көне бәйрәме уңаеннан, бүген төрле чаралар башланып китте
Скопировать ссылку
(Уфа, 7 октябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда, Республика көне бәйрәме уңаеннан, бүген төрле чаралар башланып китте.
Ел да 11 октябрьдә билгеләнүче төп бәйрәм быел да бик зурлап оештырыла. Андагы мәдәни чараларда, Башкортстан артистлары белән бергә, Мәскәүдән чакырылган сәнгать осталары да катнаша.
Быел Республика көненә багышланган төп тантаналы утырыш һәм бәйрәм концерты 10 октябрь көнне Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында үтәчәк. Моннан тыш һәр район һәм шәһәр шулай ук бәйрәм чаралары оештыра, хезмәт алдынгыларын котлый, бүләкли, мәдәни программалар тәкъдим итә.
Республика көне уңаеннан өч көн рәттән – 11-13 октябрь көннәрендә бар халык ял итәчәк. Бу көннәрне башкалада да, республиканың башка төбәкләрендә дә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә оештырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot