news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хакимият органнарына дәгъвалар кабул итү өчен Telegram-бот булдырылды

Әлеге сервисны кулланып, мөрәҗәгатьләрне, дәгъваларны бедерергә, вакыйгалар турында хәбәр итәргә, хакимият органнары һәм социаль объектларның эшен яхшыртуга кагылышлы тәкъдимнәрне юлларга була.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда халыкның хакимият органнарына булган дәгъва һәм мөрәҗәгатьләрен кабул итү өчен Telegram-бот эшли башлады. 

Әлеге бот ярдәмендә министрлыклар, ведомстволар һәм район администрацияләре республика халкының социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләрен һәм дәгъваларын тикшереп, аларга җавап бирәчәк. Аны эшләтеп җибәрүне «Татмедиа» Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы регионы белән идарә итү үзәге әзерләгән.

Хәзерге вакытта @incident_rt_bot (https://t.me/incident_rt_bot) татарстанлылардан өч: «Мәдәният», «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф» өлкәсенә кагылышлы мөрәҗәгатьләр кабул итә.

Соңыннан әлеге сорау «Инцидент Менеджмент» системасына юллана һәм тиешле ведомствога эшкә тапшырыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100