news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казанда халык биюләре дәресләре белән тәмамланачак

Мастер-класслар Кабан күленең яр буенда һәм Урицкий исемендәге паркта узачак.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Сентябрь аенда Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Хәрәкәттә — бәрәкәт» проекты кысаларында бу сезонда соңгы дәресләр узачак.

9 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә Кабан күле буенда (йөзмә сәхнә янында) Россия халыклары (Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Карелия һәм Кавказ халыклары) биюләре буенча мастер-класс узачак. Мастер-классны ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисткасы, «Дәрман» татар бию студиясе җитәкчесе Алсу Мәгъсүмҗанова үткәрә.

16 сентябрь 18:00 сәгатьтә Урицкий исемендәге паркта (сәхнәдә) брейк-данс буенча мастер-класс узачак, анда заманча бию юнәлеше хәрәкәтләрен өйрәнергә мөмкин булачак. Дәресне Action man crew командасы вәкиле, команда зачетында Европа һәм Азия чемпионы Руслан Шәйхетдинов үткәрәчәк.

Дәресләрдә катнашу бушлай, дип хәбәр итә Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100