news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Дәүләт хезмәтләрендә гариза өчен мәгълүматларны автомат рәвештә тутырырга мөмкин

Мисал өчен, яшәү урыны буенча теркәлү өчен документлар рәсмиләштергәндә, пропискага керү мөмкинлеген раслау өчен, портал Росреестрга сорау юллаячак.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ). Хөкүмәт «Дәүләт хезмәтләре» порталының функционалын киңәйтте. Хәзер нинди дә булса гариза язганда гражданнарга барлык юлларны да мөстәкыйль рәвештә тутырырга кирәкми. Мәгълүматларның бер өлеше ведомстволардан соратып алыначак һәм автомат рәвештә өстәләчәк.

«Хәзер гражданнар берәр төрле хезмәт күрсәтүне сорап гариза язганда порталның мәгълүмати системасы хакимият органнары яки оешмаларыннан кирәкле мәгълүматларны соратып алачак һәм аларны тиешле урынга мөстәкыйль рәвештә кертәчәк», - диелә Министрлар Кабинеты хәбәрендә.

Матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, мәгълүматлар документ тутырган вакытта соратып алыначак. Мисал өчен, яшәү урыны буенча теркәлү өчен документлар рәсмиләштергәндә, пропискага керү мөмкинлеген раслау өчен, портал Росреестрга сорау юллаячак. Әгәр кулланучы пособие түләүне сорап гариза яза икән, бу очракта «Дәүләт хезмәтләре» ЗАГС таныклыгы булуын тикшерәчәк, шуннан соң алынган мәгълүматларны тутырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot