news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларга пособиеләр артачак

Бер тапкыр бирелә торган пособиеләр, уку кирәк-яраклары сатып алуга түләүләр, стипендияләр һәм туклану өчен бирелә торган акча артачак.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанда ятим һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен пособиеләр артачак. ТР Премьер-министры Алексей Песошин республика Хөкүмәтенең тиешле карарын имзалады.

Бер тапкыр бирелә торган түләү 814 сумга кадәр артачак. Уку әсбаплары сатып алуга пособие 2 мең 908 сум тәшкил итәчәк. Киләсе елның 1 сентябренә кадәр стипендия 966 сумга кадәр, ә аннан соң — 1 меңгә кадәр булачак.

Төп гомуми белем бирү базасында квалификацияле эшчеләр, хезмәткәрләр әзерләү программалары буенча белем алучыларны тукландыру өчен түләү 7 мең 138 сумга кадәр арттырылган.

Квалификацияле эшчеләр, урта гомуми белем базасында хезмәткәрләр әзерләү, урта звено һәм белгечләр әзерләү, бакалавриат, магистратура программалары буенча укучыларга пособиеләр 8 мең 225 сумга кадәр артачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100