news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сабурскаяга «Кеше хокукларын яклаудагы казанышлары өчен» истәлек билгесе тапшырылды

ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә бүләкне Казанда Татьяна Москалькова тапшырды.

Сабурскаяга «Кеше хокукларын яклаудагы казанышлары өчен» истәлек билгесе тапшырылды
Владимир Васильев

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бүген Россиянең баш омбудсмены Татьяна Москалькова ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурскаяга РФдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең «кеше хокукларын яклаудагы казанышлары өчен» истәлек билгесен тапшырды. Ведомство бүләген тапшыру тантанасы Казанда «түгәрәк өстәл» утырышында узды.

«Татарстан - матур милли киемнәр һәм кабатланмас татар ашлары гына түгел, ә бик күп проблемалар да. Мин чын күңелдән бу залда утыручыларның хокуклары бозылмавын һәм һәрберебезнең авыр тормыш вакыйгаларын хәл итәргә көч, батырлык һәм түземлек җитүен телим. Хокуклар бозылган очракта, моны танырга һәм барлыкка килгән вазгыятьне тәртипкә китерү өчен барысын да эшләргә кирәк. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтын 20 еллыгы белән котлыйм», - диде очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова.

Спикер Сәрия Сабурскаяны Татарстан омбудсмены итеп яңа срокка билгеләнүен ассызыклап үтте һәм аны бу катлаулы һәм мөһим өлкәдә эшен дәвам итүе белән котлады.

ТР Иҗтимагый палатасында «Татарстан Республикасында Кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау максатларында нәтиҗәле хезмәттәшлек» темасына ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 20 еллыгына багышланган «түгәрәк өстәл» утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Югары Суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР хәрби комиссары Сергей Погодин һәм республиканың дәүләт һәм хокук саклау органнары, фәнни җәмәгатьчелек һәм коммерцияле булмаган оешмалар вәкилләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100