news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Авылларда яшәүчеләр президент программаларының уңай йогынтысын сизә

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру белән танышты.

Мөхәммәтшин: Авылларда яшәүчеләр президент программаларының уңай йогынтысын сизә
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

(Бай Сабалар, 7 сентябрь, «Татар-информ», Әдилә Зиатдинова). Татарстанда гамәлгә ашырыла торган президент программалары биш елдан республиканы танымаслык итәчәк. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Саба районына эш сәфәре вакытында шундый фикер белдерде.

«Торак пунктлар яхшыра, кешеләр моны сизә. Алар белән ишегалдын төзекләндерү буенча киңәшәбез, алар катнашында күп нәрсә эшлибез. Бу бурычлар халык белән хәл ителә, димәк, алар башкарылган эшкә сакчылрак булачак. Ул чагында алар эскәмияне әйләндереп куймаячак, чүпне чүп савыты янына ташламаячак», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Эш сәфәрендә Фәрит Мөхәммәтшин яңа яр буенда Байлар Сабасында яшәүчеләр белән аралашты. Татарстан Дәүләт Советы Рәисенә Саба районында дүрт ишегалды территориясендә ремонт эшләре алып барылуы турында сөйләделәр. Быел «Безнең ишегалды» илкүләм проекты буенча Байлар Сабасында бер һәм Шәмәрдән авылында өч ишегалды төзекләндерелде.

Ярты елда Саба районы Иләбәр авылында «Демография» илкүләм проекты буенча яңа балалар бакчасы төзеделәр. Киләсе атнада 58 бала яңа балалар бакчасына йөри башлаячак.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы белән Шәмәрдән авылында су чистарта торган иске корылмаларны карады. Анда яңа чистарту комплексы төзеләчәк

Сәфәр азагында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе «ПМК» роботлаштырылган сөт комплексында булды, анда тәүлегенә 40 тоннадан артык сөт савалар һәм бөтен ил буйлап тараталар. Фәрит Мөхәммәтшин сыер абзарларын карады һәм предприятие хезмәткәрләре белән аралашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100