Биектау районы Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә авыл җирлегенең яңа бинасы ачылды

Бөреле җәнлек совхозы бистәсе - Биектау районында алдынгы торак пунктларның берсе.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Биектау районының Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә авыл җирлегенең яңа бинасы ачылды. Ул авыл башкарма комитетларын төзү республика программасы буенча төзелгән. Бу турыда «Высокогорские вести» хәбәр итә.

Бөреле җәнлек совхозы бистәсе - Биектау районында алдынгы торак пунктларның берсе.

Яңа объект ачылышында авыл җирлеге башлыгы Таһир Баһаветдинов, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин катнашты.

«Авылны һәм авыл халкын саклап калу республиканың төп бурычларының берсе булып тора», - диде «Татарстан Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин.

Ачылу тантанасында район башлыгы Шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесенә, төзелеш компаниясе җитәкчесенә Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Җирлек башлыгына телевизор бүләк иттеләр. Шуннан соң Таһир Баһаветдиновка яңа бинадан символик ачкыч тапшырылды.

Кунаклар тасманы кисте һәм яңа объектны карады. Бинада өч иркен бүлмә бар, алар авыл җирлеге эшен мөмкин кадәр уңайлы итеп оештырырга мөмкинлек бирәчәк.