news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәббаров авыл хуҗалыгы өлкәсендә имгәнүләрнең кимүе турында сөйләде

Тармак хезмәткәрләре шактый дәрәҗәдә төрле куркынычларга дучар булырга мөмкин.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанда авыл хуҗалыгы өлкәсендә производствода имгәнүчеләрнең кимүе күзәтелә. Киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына сылтама белән шул хакта сөйләде. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ләкин бу тынычланырга сәбәп бирми. Һәр хезмәткәрнең сәламәтлеге бәяләп бетергесез, һәм аны һәрвакытта да кире кайтарып булмый», — диде Марат Җәббаров.

Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре төрле хәвеф-хәтәргә дучар ителгән тармакларның берсе, дип өстәде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов.

«Техника һәм җайланма, хайван, тузан, агулы химикат һәм ашлама, имин булмаган микроклимат, нормалаштырылмаган эш көне һәм башка факторлар хезмәтне саклау таләпләренә аерым игътибар таләп итә», — дип ачыклык кертте ул.

Хезмәтне саклау шартларын яхшырту чараларын финанслау эш бирүченең бурычы булып тора, дип искәртте министр урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100