news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«100% Татарстан» мәйданчыгында медицина һәм биотехнологияләр турында сөйләшәчәкләр

Интеллектуаль эшлекле киңлек 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

(Казан, 7 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген «100% Татарстан» мәйданчыгында медицина һәм биотехнологияләр мәсьәләләренә багышланган онлайн-лекцияләр, интервьюлар һәм дискуссияләр узачак.

Экспертлар Татарстанның бүгенге медицинасы, республикада онкология авыруларына, паллиатив ярдәм, йогышлы авыруларны профилактикалау һәм башка темалар турында фикер алышачак.

Моннан тыш, республика медучреждениеләре һәм институтлары: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының РКИХ, КФУның Университет клиникасы, КФУның Фундаменталь медицина һәм биология Институты буенча онлайн-дискуссияләр булачак.

«Төп спикерлар — сәламәтлек саклау тармагының әйдәп баручы белгечләре — Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Борис Менделевич, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Эдуард Нагуманов һәм башкалар», — диелә хәбәрдә.

Чаралар 10 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

«100% Татарстан" — гражданнарны, бизнес вәкилләрен, хакимият вәкилләрен һәм әйдәп баручы экспертларны берләштергән интеллектуаль мәйданчык. Аның эше 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чараларда катнашырга теләүчеләр сылтама аша кушыла ала - https://100tatarstan.com/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100