news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ветеринария идарәсе Самара өлкәсе белән чиктәш районнарга уяу булырга киңәш итә

Самара өлкәсеннән Африка дуңгыз чумасы белән йогышланган дуңгызчылык продукциясен ачыклау өчен сәүдә нокталары тикшерелә.

Ветеринария идарәсе Самара өлкәсе белән чиктәш районнарга уяу булырга киңәш итә
Рамил Гали

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның ветеринария хезмәте Самара өлкәсеннән дуңгызчылык продукциясен сатып алмаска өнди. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Ильина бигрәк тә чиктәш районнарга уяу булырга киңәш итте. Бу Самара өлкәсендә Африка дуңгыз чумасы очраклары ачыклану белән бәйле.

Бу очракта ул хайван сату белән шөгыльләнүче намуссыз эшмәкәрләр килеп чыгу мөмкинлеген әйтте. 

«Татарстанга терлеклекләр ветеринария хезмәте белән генә килештереп кертелергә тиеш. Эшмәкәр өчен төп максат — табыш алу. Кагыйдә буларак, карантин кертелгән төбәктә шундый хәл туа: халык хайван яки ит сатып, тизрәк котылырга тели. Чиктәш райннарда яшәүчеләр уяу булырга, түбән бәяләргә игътибарлы булырга тиешләр», — диде. 

Елена Ильина Самара белән чиктәш районнарда — Нурлат, Чирмешән, Лениногорск, Бөгелмә, Әлки районнарында шәхси хуҗалыкларда барлыгы 7 меңгә якын дуңгыз асралуын әйтте. Моннан тыш, дуңгызчылык предприятиеләрендә 23 мең тирәсе баш исәпләнә.

«Самара өлкәсеннән дуңгызчылык продукциясен ачыклау өчен сәүдә нокталары тикшерелә. Дәүләт ветеринария хезмәтләре гражданнарның хуҗалыкларын да йөреп чыга. Мониторинг тикшеренүләр даими уза. Элек шундый очраклар булганы бар иде: документлар буенча ит „чиста“, ә чынлыкта продукция йогышлы», — диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100