news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшенле яңгырлар явачак

Синоптиклар һава шартларының начараюы турында кисәтә.

Татарстанда яшенле яңгырлар явачак

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан территориясендә төнлә, көндез һәм иртәгә, 8 августта, урыны белән яшенле яңгыр булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Яшенле яңгырдан тыш, Татарстанда төньяктан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил исәчәк.

Казанда җил секундына 18 метрга кадәр көчәячәк, ә яшенле яңгыр төнлә генә булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot