news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар конгрессы Казахстан халкын Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тулуы белән котлый

Абай Кунанбаевның 175 еллыгы — бөтендөнья масштабындагы вакыйга. Абайның иҗаты казах халкы өчен генә түгел, ә бөтен төрки мәдәнияте өчен дә зур әһәмияткә ия, диелгән котлау текстында.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Казахстан халкын Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тулуы белән котлый. Бөтендөнья татар конгрессы сайтында котлау басылып чыкты.

«Казахстан халкының бөек улы, шагыйрь, композитор, фикер иясе, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Абай Кунанбаевның тууына 175 ел тулу белән тәбрик итәбез. Абай Кунанбаевның 175 еллыгы — бөтендөнья масштабындагы вакыйга. Абайның иҗаты казах халкы өчен генә түгел, ә бөтен төрки мәдәнияте өчен дә зур әһәмияткә ия. Аның шигърияте дөнья мәдәниятенең аерылгысыз өлешенә әверелде. Бөек шагыйрьнең әсәрләре күп телләргә, шул исәптән татар теленә дә тәрҗемә ителгән», диелгән котлау сүзләрендә.

«Татарстанда казах халкы мәдәниятен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Без Казан урамнарының берсенә аның исеме бирелде. Абайның туган җиренә ихлас мәхәббәт белән сугарылган тирән эчтәлекле әсәрләре Татарстанда да үз укучысын таба. Ул да, Тукай кебек үк, үзенең туган телендә язган һәм рус теленнән бик күп тәрҗемә иткән. Безнең халыклар тарихында үз чорының бөтен җәмәгатьчелегенә зур йогынты ясаган андый шәхесләр башка юк. Аларның исемнәре юкка гына янәшә тормый — Абай һәм Тукай. Шушы бөек әдипләр иҗаты йогынтысында башка халыклар арасында казах һәм татар әдәбиятының көче һәм әһәмияте артты», диелә конгресс котлавында.

«Абай Кунанбаевның үлемсез иҗаты алга таба да игелекле эшләргә һәм гамәлләргә рухландырсын, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуның юл күрсәтүче йолдызы булсын дип телибез», диелгән котлау текстында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100