news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төркиягә сәяхәткә баручы Россия кешеләре өчен кагыйдәләрне аңлаттылар

COVID-19 булган очракта дәвалауга киткән чыгымнарны каплый торган медицина страховкасы алырга киңәш ителә.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Ростуризм Төркиягә барырга җыенган россиялеләр өчен белешмәлек бастырган, мәгълүмат ведомство сайтында урнаштырылган. Сәфәр алдыннан COVID-19 инфекциясеннән дәвалауга киткән чыгымнарны каплый торган медицина страховкасы алырга киңәш ителә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Очыш вакытында пассажирлар шәхси мәгълүматны, кресло номерын, Төркиядә булу адресын, элемтә өчен мәгълүматны күрсәткән форма тутыра. Самолетта COVID-19ка шикләнелгән зат ачыкланса, тиешле процедуралар уздырыла. Аэропорт терминалында паспорт контроле узганчы һәр пассажирның температурасы үлчәнә. Пассажирда COVID-19ка шик булганда, ул карантинга урнаштырыла һәм тикшерү өчен госпитальгә җибәрелә.

«Пассажирга COVID-19 диагнозы куелган очракта, аның белән элемтәдә булган пассажирларның мәгълүматлары (ачыкланган зат кәнәфиеннән ике метр ераклыкта утырган затлар, ягъни авыручы кәнәфиенең алдагы, арттагы һәм яннарындагы ике кәнәфи, ә авыру кырыйда утырган очракта — диагональ буенча алда һәм аннан артта утырган затлар) сәламәтлек саклау идарәсенә хәбәр ителәчәк», — дип өсти ведомство.

COVID-19 инфекциясенә Төркия аэропортларында тестлар мәҗбүри рәвештә үткәрелми, үткәрелгән тест турында белешмә таләп ителми. Шул ук вакытта медицина битлекләрен кию җәмәгать урыннарында да, шулай ук күпчелек шәһәрләрдә, шул исәптән Анкара, Истанбул, Измир, Муглуда да мәҗбүри булып кала. «Битлек кию кагыйдәләрен үтәмәгән өчен 900 төрек лирасы (9 300 сумга якын) штраф салына.

Туган якка кайтканда, россиялеләргә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «Россия Федерациясенә килүчеләрне теркәү» анкетасын (билет алганда, рейска теркәлү вакытыннан да соңга калмыйча) электрон рәвештә тутырырга кирәк.

РФ территориясенә кайтканнан соң өч көн эчендә ПЦР методы белән COVID-19ка лаборатор тикшеренү узарга һәм нәтиҗәләр турында мәгълүматны Дәүләт хезмәтләре порталында урнаштырырга кирәк. «Россия Федерациясе территориясенә кайтканнан соң 14 көн эчендә сәламәтлек торышы начареп киткән очракта, кичекмәстән, медицина оешмаларына бармыйча, яшәү урыны буенча медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диелгән белешмәлектә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100