news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада ковид-госпитальдә шәфкать туташы: Ирем минем белән горурлануын әйтте

Татьяна Афиногентова кызыл зонада ике атналык сменасын тәмамлаган.

Түбән Камада ковид-госпитальдә шәфкать туташы: Ирем минем белән горурлануын әйтте
https://minzdrav.tatarstan.ru

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Түбән Камада Балалар хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Татьяна Афиногентова Түбән Кама ковид-госпиталенең кызыл зонасында ике атналык сменасын тәмамлаган. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Күптән госпитальгә эләгергә теләгән идем, мөмкинлек тууга ук, риза булдым. Хезмәттәшләремә, пациентларга ярдәм итәсе, бу афәткә каршы көрәштә кулдан килгәнчә өлеш кертәсем килде. Ирем, балаларым, туганнарым да каршы булды, шуңа күрә миңа үз ниятемне ныклап аңлатырга туры килде, әмма хәзер барысы да артта калды», — ди ул.

«Ирем күптән түгел минем белән горурлануын әйтте. Барысы да мин күз алыма китергәнчә иде. Нигездә, авыручылар — өлкән кешеләр. Кемнеңдер хәле җиңеләйсә, сөенә идек», — дип сөйли шәфкать туташы Татьяна Афиногентова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100