news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзор «Ривьера» аквапаркында тикшерү үткәрә

Инстаграм кулланучыларының берсе аквапарктан фото урнаштырган.

Роспотребнадзор «Ривьера» аквапаркында тикшерү үткәрә
соцчелтәр

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе «Ривьера» аквапаркында Covid-19 инфекциясенә каршы тору чараларын үтәүгә тикшерү башлады. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Кичә социаль челтәрләрдә аквапарк территориясендә ял итүчеләр күп җыелган фото һәм видео пәйда булды.

«Чыннан да, бу кадәр кеше җыелу рөхсәт ителми. Без кичә бу мәгълүматны алдык, һәм бүген тикшерү үткәрелә. Анда аквапаркка караганда ачык урыннарда — бассейннар һәм алар янында ял итү урыннарында кеше күп», — дип аңлатты спикер.

Авдонина сөйләгәнчә, бүген үк Роспотребнадзор хезмәткәрләре аквапаркны тикшерә башлаган, аның нәтиҗәләре иртәгә хәбәр ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100