news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Пермь өлкәсендә Корбан гаетенә багышланган балалар бәйрәменә әзерләнәләр

Бәйрәм 9 августта 12:00 сәгатьтә Балатов паркы мәйданында узачак.

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). 9 августта Пермь өлкәсендә Корбан гаетенә багышланган балалар бәйрәме узачак. Бу хакта Урал татарлары сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәмне Пермь мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте «Әлиф» балалар мөселман үзәге белән берлектә оештыра. Теләге булган һәркем Корбан бәйрәменә килә ала.

«Әлиф» үзәге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кунакларны «Хаҗ сукмаклары буйлап» дигән квест-уен көтә, бәйрә кунагы «Карамелька» чараны тагын да яктырак һәм күңеллерәк итәчәк. Уен ахырында барлык балаларга да бүләкләр бирелә, диелә хәбәрдә.

Пермьдә чара 9 августта 12:00 сәгатьтә Балатов паркы территориясендә узачак. Керү бушлай.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100