news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мамадышта 2020 елда рекордлы санда яшь парларны теркәргә әзерләнәләр

Август һәм сентябрь — яшь гаиләләр арасында гаилә кору өчен популяр айлар.

Мамадышта 2020 елда рекордлы санда яшь парларны теркәргә әзерләнәләр

(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Мамадышның ЗАГС оешмасы 2020 елда бер айда рекордлы санда пар теркәргә әзерләнә. Августка 35 гариза бирелгән. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Август һәм сентябрь — яшь гаиләләр арасында гаилә кору өчен популяр айлар. Август — җәйге туйларны тәмамлый торган ай, шуңа күрә яшь парлар туй итәргә ашыга.

Мамадыш районы ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, никахны теркәү өчен иң популяр айның һәм хәтта елның иң популяр датасы дип 8 августны атарга мөмкин. Бу көнне ун пар язылышкан.

Ведомство хезмәткәрләре сүзләренчә, җәйнең икенче ае Мамадышка егерме яңа гаилә бүләк иткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100