news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яңа тарихи-мәдәни комплекс ачылды

Кунаклар биредә XIX гасырда яшәгән татарларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныша ала

Казанда яңа тарихи-мәдәни комплекс ачылды
Владимир Васильев

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Каюм Насыйри урамында урнашкан Борһанетдин Муллин йорты ишегалдында тарихи-мәдәни комплекс ачылды. Шәһәр халкы һәм кунаклар биредә XIX гасырда яшәгән татарларның гореф-гадәтләре һәм йолалары белән таныша, чәй эчә, коймак, бал һәм кайнатма белән сыйлана ала.

Комплекс дүрт локацияне үз эченә ала: сәүдәгәр Муллин йорты (татар мәдәнияте һәм көнкүреше музее), «Кунак» милли чәй галереясы, кофейня һәм кунакханә. Бу территориядә шулай ук һөнәрче осталарның сәүдә рәтләре урнашачак.

«Әлеге урын безнең бабаларыбыздан калган мирас. Монда казанлылар да, кунаклар да татар халкының тарихын күрә ала», — дип белдерде ТР Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов тарихи-мәдәни комплекс ачылу тантанасында.

«Ачык һавада татарларның XIX гасырда яшәешен күрсәткән бакча, музей комплексы булдыру идеясе бар иде. Территория архив материалларына таянып төзекләндерелде», — дип әйтте «Иске шәһәр» префекты Роберт Гарипов.

Чараны оештыручылар сүзенә караганда, Октябрь революциясенә кадәр Казан байлары — Апанаевлар, Галиевлар, Муллиннар яшәгән Татар бистәсен төзекләндерү эше дәвам итә. Әлеге урында элеккеге байларның яшәешен күзалларга була.

«Элек монда иске, җимерек йортлар иде. Тузган торакны бетерү программасы буенча монда яшәүчеләрне уңайлы фатирларга күчергәч, бу йортлар бушап калды, җимерелүен дәвам итте. Мин Рафис Тимерханович Вахитов районы башлыгы булып эшләгәндә бу йортларны мәчеткә тапшыруны сорадым. Аның тырышлыгы белән биналар җимерелеп бетүдән сакланып калды», — ди «Мәрҗани» мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов.

«Мөхәммәт хәзрәт Җәләлетдинов һәм аның дуслары ярдәмендә монда туристларны каршылау өчен туклану урыннары, кунак йортлары, яңа эш урыннары булдырылды», — дип аңлатты Мансур хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100