news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч: Татарстанга Африка дуңгыз чумасы буенча төп куркыныч Самарадан яный

Самара өлкәсе белән чиктәш районнар контрольдә тотыла.

Белгеч: Татарстанга Африка дуңгыз чумасы буенча төп куркыныч Самарадан яный
Рамил Гали

(Казан, 7 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Африка дуңгыз чумасы буенча төп куркыныч Самарадан килә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов хәбәр итте.

Ул быел Самара һәм Түбән Новгород өлкәләрендә инфекция очраклары теркәлгәнен әйтте. Бүгенгә Түбән Новгород өлкәсендә Африка дуңгыз чумасының алты очрагы теркәлгән, шул исәптән, өч очрак кыргый кабаннар арасында, өчесе - шәхси хуҗалыкларда. 

Самара өлкәсендә 1 гыйнвардан бүгенгәчә Африка дуңгыз чумасының 52 очрагы ачыкланган.  «Төп куркыныч — Самарадан. Безнең Татарстан белән чик арасы аерым урыннарда нибары 30-40 километр гына», — диде Евгений Иванов. 

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Ильина да Самара өлкәсендә июль–августта Африка дуңгыз чумасы очраклары кисәк артып китүе борчу тудырганын әйтте. Ул Нурлат, Чирмешән, Лениногорск районнары Самара белән чиктәш булуын билгеләп узды. «Әлки, Бөгелмә өлешчә чиктәш, ләкин аларны да контрольдә тотабыз», — диде. 

«Дуңгызларда чумадан үлем 100 процент, исән калсалар да, алар үлгәнче вирус йоктыручы булып санала. Хайван туфрак, су, ризык аша авырый», — диде белгеч. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100