news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмәдә балаларга кушкан сирәк исемнәр билгеле булды

Кызлар малайларга караганда бишкә күбрәк туган.

(Бөгелмә, 7 август, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Июльдә Бөгелмә районында 109 бала туган, шуларның берсе — «король игезләре». Кызлар малайларга караганда бишкә күбрәк туган. Ата-аналар балаларын Тея, Мөнисә, Инесса, Роксана, Энгель, Эльмар, Захар кебек гадәти булмаган сирәк исемнәр дә кушкан. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

432 гаилә — беренче, 43 гаилә — икенче, 24 гаилә өченче сабыен алып кайткан. Тагын ун гаиләдә дүртенче бала дөньяга аваз салган. Иң зур бала 4 560 граммлы булып туган, иң кечкенәсе — 855 граммлы. Иң яшь әтигә 20 яшь, ә иң яшь әнигә — 18 яшь. Иң өлкән әти белән әнигә 47 һәм 43 яшь.  

Кызлар арасында Милана, Ульяна, Анастасия, малайлар арасында Радмир, Матвей исемнәре һаман да үз популярлыгын югалтмый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100