Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Бөек Ватан сугышы вакытында Чехиядә җирләнгән Татарстан кешеләренең исемлеге чыкты
Элек билгесез дип саналган 715 сугышчы арасында ТАССРда туган кешеләр дә бар.
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). ТАССРда туып, Чехия Республикасы территориясендә җирләнгән Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемлеге басылып чыкты. Брно шәһәрендә һәм Оржехов торак пунктында җирләнгән Кызыл армия сугышчыларының шәхси мәгълүматларын ачыклаганнар. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Солдатларның исемен ачыклау һәм аларның хәтерен мәңгеләштерү буенча археологик-тикшеренү эшен Чехия Республикасында хәрби-мемориаль эшне оештыру һәм алып бару буенча РФ Оборона министрлыгы вәкиллеге үткәрде. Архив документлары буенча һәлак булган сугышчыларның туган урыны турында мәгълүмат алынган. Солдатлар һәм офицерлар арасында ТАССРда туган кешеләр бар.
Исемлек белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин.
Брнодагы мемориаль комплекста, Чехия Республикасы территориясендәге 14 эре хәрби каберлекләрнең берсендә, шәһәрне һәм якын торак пунктларны азат иткәндә һәлак булган 3668 Кызыл армия солдаты һәм офицеры җирләнгән. Белгечләр элек билгесез дип саналган 715 сугышчының исемнәрен торгыза алган. Оржехов мемориаль комплексында 1467 сугышчы күмелгән, эш барышында 1126 сугышчының исемнәре ачыкланган.
Сугышчыларны җирләү урыны, каберлеккә бару тәртибе һәм башка мәсьәләләр турында рәсми мәгълүмат алу өчен туганнары РФ Оборона министрлыгының Чехия Республикасында хәрби-мемориаль эшне оештыру һәм алып бару буенча вәкиллегенә мөрәҗәгать итә ала. Өстәмә мәгълүматны һәм элемтәләрне сайтта табарга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз