news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сабантуй» журналының «Әни блогерлар» проектында кунакта Гөлназ Сәфәрова булачак

Туры эфирда әңгәмә вакытында балаларга милли тәрбия бирү, тел, гореф-гадәтләрне саклау турында сөйләшәчәкләр.

«Сабантуй» журналының «Әни блогерлар» проектында кунакта Гөлназ Сәфәрова булачак
Рамил Гали

(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 июль көнне, «Сабантуй» журналының «Әни блогерлар» проектында кунакта танылган алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова булачак. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Әлеге проект журналның инстаграм аккаунтында туры эфирда алып барыла. Бер сәгатьлек әңгәмәдә балаларга милли тәрбия бирү, тел, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләре күтәрелә.

Туры эфир @sabantuy_journal аккаунтында 15.00 сәгатьтә башлана, диелә бу хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot