news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановка Татарстанның яңа баш суд приставын тәкъдим итәчәкләр

Моннан тыш, бүген шулай ук республика баш приставының яңа урынбасары да билгеләнәчәк. Ул башкару производствосы, эзләү, хокукый тәэмин итү һ.б. юнәлешләргә кураторлык итәчәк.

(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген Рөстәм Миңнехановка Татарстанның яңа баш суд приставын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Агентлыкка мәгълүм булганча, әлеге вазифаны Әнвәр Закиров биләячәк. Президентка идарәнең яңа башлыгын Россия федераль суд приставлары хезмәте директоры урынбасары Денис Фирстов тәкъдим итәчәк.

Әнвәр Закиров Баулыда туган, Казан дәүләт технология университетын тәмамлаган. Россия федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсендә үзенең хезмәт юлын 2001 елда суд приставы-башкаручысы вазифасында башлаган. 2016-2018 елларда идарәнең оештыру-аналитик эшчәнлек һәм зональ контроль бүлеге башлыгы кәнәфиен биләгән. 2018 ел уртасыннан - Татарстанның баш приставы урынбасары вазифасында. Шул ук елның ахырында Чувашиянең баш суд приставы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгән. Быелның маеннан Татарстанның баш приставы вазифаларын башкаручы булып эшләгән.

Моннан тыш, бүген шулай ук республика баш приставының яңа урынбасары да билгеләнәчәк. Ул башкару производствосы, эзләү, хокукый тәэмин итү һ.б. юнәлешләргә кураторлык итәчәк. Әлеге вазифаны Елена Варфоломеева биләр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100