Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балык Бистәсе районының бер авылында «Изгеләр ашы» булды
Ел да үткәрелә торган бу чарада вәгазь тыңлыйлар, Коръән укып дога кылалар.
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылында «Изгеләр ашы» узды. Бу хакта Татарстанның Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов үзенең инстаграм битендә хәбәр итте.
«Җәй айларында районыбызның 9 авылында шундый чара узачак. Бу изгеләргә табыну түгел! Әрвахларыбызга дога кылу, аралашу, корылык булганда яңгыр сорау өчен уздырыла торган бәйрәм», — дип язган ул.
Ел да үткәрелә торган бу чарада вәгазь тыңлыйлар, Коръән укып дога кылалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз