news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районы имамы 12 буын шәҗәрәсен төзегән

Ул бабасы иске кәгазьгә язып калдырган 1610 елдан башлап 1960 елларга кадәрге мәгълүматны файдаланган.

Буа районы имамы 12 буын шәҗәрәсен төзегән
/buinsk-tat.ru/

(Буа, 7 июнь, «Татар-информ», «Байрак»). Буа районы, Иске Суыксу авылында яшәүче Равил Шәрәфетдинов 12 буын шәҗәрәсен төзегән. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Ул әнисе ягыннан бабасы Сабирҗан иске кәгазьгә теркәп калдырган 1610 елдан башлап 1960 елларга кадәрге мәгълүматны файдаланган. Калган буыннар хакында белер өчен Равил абый үзе дә авыл җирлеге архивында сакланып калган хуҗалык китапларын актарган, архивларда утырган. Хәзер аңарда шәҗәрәнең кәгазьдәге һәм электрон версиядәгесе дә бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100