news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда республика программасы буенча ишегалларын төзекләндерә башлаячаклар

«Безнең ишегалды» республика программасына Азнакай муниципаль районында барлыгы 135 ишегалды кергән.

(Азнакай, 7 июнь, «Татар-информ», «Азнакай», Резеда Шәрипова). Азнакай шәһәрендә «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашырыла башланды. Бүген муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин эшнең барышы белән танышты. Бу хакта район басмасы яза.

«Безнең ишегалды» республика программасына Азнакай муниципаль районында барлыгы 135 ишегалды кергән. Быел исә барлыгы 28 ишегалдында яңарышлар көтелә.

Шулай ук муниципаль программа буенча һәм нефтьчеләр ярдәмендә дә соцаль объектлар территорияләре төзекләндерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100