Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан янындагы чүп яндыру заводын июль аенда төзи башлаячаклар
"Бүгенге көндә рөхсәт документлары алу һәм дәүләт экспертизаларын раслау белән бәйле эшләр башкарыла", - диде «РТ-Инвест» генераль директоры.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Санкт-Петербург, 7 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда чүп яндыру заводын июль аенда төзи башлаячаклар. Бүгенге көндә рөхсәт документлары алу һәм дәүләт экспертизаларын раслау белән бәйле эшләр башкарыла. «РТ-Инвест» генераль директоры Андрей Шипелов Петербург халыкара икътисади форумы барышында «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Шулай ук генераль подрядчыны, проектны гамәлгә ашыруда төп партнерларны сайлыйлар. Инвестицияләрнең күләме 28 миллиард сум тәшкил итә. Без проектны акча белән тәэмин итү өчен банклар, финанс партнерлары белән эшлибез», - диде ул.
«РТ-Инвест» башлыгы көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен тарифларның артуына бәйле проблеманы да кузгатты.
«Тарифларны күтәрми торып, инвестицион чаралар үткәрү, калдыкларны аерым җыю һәм эшкәртү өчен тиешле инфраструктура төзү мөмкин түгел. Бәяләрнең артуын исәпкә алсак, әлеге тармакта акча барыбер җитәрлек түгел», - диде Андрей Шипелов.
- Заводны Яшел Үзән районының Осиново авылында сафка бастыру күздә тотыла. Апрель аенда Росприроднадзор белгечләре Татарстанда чүп яндыру заводын төзүне хуплады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз