Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1 июльдән Татарстанда минималь хезмәт хакы 8,8 мең сумга җитәчәк
Татарстанның Профсоюзлар федерациясе минималь хезмәт хакын эшләүче халыкның яшәү минимумы белән тигезләү турындагы килешүгә кул куячак.

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгуллина). 1 июльдән Татарстанда минималь хезмәт хакы минималь яшәү дәрәҗәсенә җитәчәк һәм 8848 сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта "Татар-информ" га Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова сөйләде.
"Без эш бирүче оешмалар белән, шул исәптән Хөкүмәт дәрәҗәсендә, минималь хезмәт хакын арттыру һәм аны хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы дәрәҗәсенә чыгару буенча 1 июльдән яңа килешүгә кул куюны хәл иттек. 1 июльдән, хезмәт хакы реаль икътисад секторлары өчен хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумы белән тигезләшеп – 8,8 мең сумны тәшкил итәчәк, – дип белдерде Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе.
Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча Татарстан Идел буе федераль округында икенче урында тора, беренче урында - Пермь. Узган биш елда республика бу рейтингта лидерлык позициясен алып тора иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз