КДУ мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек турында Иран вузы белән килешү төзиячәк

КДУ мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек турында Иран вузы белән килешү төзиячәк

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Артур Хәлилуллов). 8 июньдә Иран дәүләт кибернетика фәнни-тикшеренү институты делегациясе хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую өчен Казан дәүләт университеты җитәкчелеге белән очрашачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына КДУ матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Татарстан башкаласында Иран кунаклары арасында Иран дәүләт кибернетика фәнни-тикшеренү институты генераль директоры Мостафа Нурбахш, аның урынбасарлары Фирүз Мазхар һәм Мохсен Яарванди, фәнни хезмәткәрләр Мөхәммәд Жафари һәм Сәид Йазан Параст булачак. КДУ ягыннан кунакларны уку эшләре буенча проректор Владимир Бухмин, фәнни эшләр һәм мәгълүматлаштыру буенча проректор Данис Нургалиев һәм исәпләү математикасы һәм кибернетика факультеты деканы Рөстәм Латыйпов каршы алачак.

“Иран коллегалары КДУ белән мәгълүмат технологияләре өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзергә теләк белдерде. Бу Иран студентларына Казан дәүләт университетында уку, шулай ук фәнни белемнәр һәм тикшеренүләр алмашуны киңәйтү мөмкинлеге бирәчәк, - дип хәбәр итте. – КДУ ВМК деканы Рөстәм Латыйпов. – Кунакларыбызда мәгълүмат технологияләре куркынычсызлыгы һәм квант исәпләүләре мәсьәләләре зур кызыксыну уята”.

Факультет белән кызыксыну очраклы түгел. 2006 елда “РейтОР” киң колачлы тикшеренү нәтиҗәләре буенча КДУ “Мәгълүмат технологияләре” номинациясендә “Уку йортын тәмамлаучының көндәшлеккә сәләте” критерие буенча Россия вузларының беренче лигасына керде.

Иран дәүләт кибернетика фәнни-тикшеренү институты делегациясе өчен КДУ ВМК факультетын тәкъдир итү булачак. Кунакларга факультетта уку мөмкинлекләрен һәм төп фәнни юнәлешләрне күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, алар Казан университетының Тарих музеенда булачак.