Алабуга мәктәпләре укытучылары “Казан утлары” журналы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашты

Алабуга мәктәпләре укытучылары “Казан утлары” журналы редакциясе хезмәткәрләре белән очрашты

(Алабуга, 7 июнь, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Алабуга Мәгариф идарәсендә шәһәр мөгаллимнәренең “Казан утлары” журналы редколлегиясе белән очрашуы булды. Әлеге журнал язучы Галимҗан Ибраһимов башлангычы белән 1922 елның маенда чыга башлый.

Очрашуда хатлар бүлеге мөхәррире, драматург һәм прозаик Рәдиф Сәгъди укытучыларга журнал турында тәфсилле мәгълүмат бирде. Биредә мөгаллимнәр үзләре өчен генә түгел, бәлки укучылар өчен дә күп кенә кызыклы һәм файдалы әйберләр таба ала. “Бүген укытучылар публицистика белән бөтенләй кызыксынмый. Әдәбиятны яңа әсәрләрне яхшылап белми торып укытырга ярамый”, - дип ассызыклады язучы. Шуның белән бергә журналистларны басмаларның тиражы кимү факты да нык борчуга сала.

Рәдиф Сәгъди шулай ук “Сүнмәс утлар балкышы” антологиясен дә тәкъдим итте. Әлеге антологиягә татар язучылары һәм шагыйрьләренең журнал битләрендә тәүге мәртәбә дөнья күргән сайланма әсәрләре кергән. “Казан утлары” журналының алдагы саннарының берсендә 1000 еллык Алабуга хакында мәкалә дөнья күрәчәк.