news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Кама егете Мәскәүдә Җиңү парадында катнашачак

Хәзерге вакытта Рамил Галләмов Росгвардиягә караган оператив билгеләнештәге махсус дивизиядә хезмәт итә.

Түбән Кама егете Мәскәүдә Җиңү парадында катнашачак
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Түбән Кама егете Рамил Галләмов Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашачак.

Егерме яшьлек Рамил армиягә нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумын тәмамлаганнан соң ук китә, аңа кадәр ул 24нче лицей-интернатта белем ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хәзерге вакытта Рамил Росгвардиягә караган оператив билгеләнештәге махсус дивизиядә хезмәт итә. Әлеге берләшмә солдатлары илдә катлаулы хәлләр туганда, оператив рәвештә җавап биреп кенә калмыйча, зур чараларда да, Хәтер һәм кайгы көненә, Җиңү парадларына багышланган тантаналарда да катнаша.

Быел парад, гадәттәгечә, 9 майда илнең төп мәйданында узачак һәм Рамил Галләмов анда катнашкан тагын бер түбәнкамалы булачак.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100