news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәлимгәрәев: Радио хезмәткәрләре Татарстан һәм Россиянең тормыш ритмын тоярга булыша

2020 елда Татарстан Президенты ярдәме белән FM-диапазонында эшли торган «Тәртип» һәм «Китап» радиолары сөйли башлады.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Радио өлкәсендә энергиясе ташып торган һәм талантлы кешеләр хезмәт итә, алар үз эшен ихлас күңелдән ярата һәм тормыш ритмын тоярга ярдәм итә. Республиканың «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев 7 майда билгеләп үтелә торган Радио көненә багышланган котлау сүзендә шулай дип белдерде.

«Алар, мәгълүматның тулылыгын тәэмин итеп, динамик рәвештә үзгәреш кичерә торган чынбарлыкка ориентлашырга ярдәм итә, җаваплы карарлар кабул итәргә, республиканың, илебезнең сулышын, тормыш ритмын тоярга, аларның язмышында актив катнашырга мөмкинлек бирә», - диелә котлау телеграммасында.

Радио өлкәсе аудиториянең игътибарын җәлеп итү буенча югары дәрәҗәне һәрвакыт саклый, республика һәм шәһәр радиоканаллары иң популяр 5 радиостанция арасына керә.

«2020 ел республика радиотапшыруларын үстерү өлкәсендә уңышлы булды. Татарстан Президенты ярдәме белән FM-диапазонында эшли торган „Тәртип“ һәм „Китап“ радиолары сөйли башлады. Моннан тыш, хәзер „Татарстан Авазы“, „Тәртип“ һәм „Китап“ радиоканалларын онлайн-режимында да тыңларга була», - дип искәртте Сәлимгәрәев.

Ул радио хезмәткәрләренә һәм аның чишмә башында торган ветераннарга фидакяр хезмәтләре һәм үз эшенә бирелгәнлекләре өчен рәхмәт белдерде, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар, яңа проектлар, яхшы элемтә һәм бай эчтәлекле эфир теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100